Барлык яңалыклар
Киңәш базары
14 февраль 2022, 08:35

Ковид белән авырганнан соң... җырларга кирәк!

Исән калу шатлыгыннан гына түгел, Роспотребнадзор белгечләре киңәше бу. Сәбәпләре – түбәндә.

Ковид белән авырганнан соң... җырларга кирәк!
Ковид белән авырганнан соң... җырларга кирәк!

Роспотребнадзор белгечләре фикеренчә, коронавирус белән авырганнан соң, тизрәк аякка басар өчен түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк: йокы режимын сакларга, яхшы тукланырга, D витамины эчәргә һәм спорт белән шөгыльләнергә. Шулай ук халык җырларын җырлау да файдага булачак. Моны сулышны чыгарганда, артык кычкырмыйча һәм уңайлы тональлектә эшләргә кирәк, дип киңәш итә белгечләр. Татар белән башкортка озын җырларны башкару аеруча файдалы.

Күп кешеләр ковид булганда хәрәкәтләнми диярлек, шуңа күрә дәваланып беткәннән соң физик активлык даими булырга тиеш. Юкса, гиподинамия барлыкка киләчәк. Авыру кичергән кешеләр мускуллар массасын да югалта. Ныклап аякка басу өчен, рационга аксымлы ризыклар, шул исәптән үсемлек ризыклары, бөртекле продуктлар, сезонлы яшелчә, җиләк-җимешләр дә кушарга кирәк. 

Ә шулай да иң үтемле чара – вакцина ясау. Бу очракта сез бары тик шатлыклы җырлар гына җырлаячаксыз. Чөнки сәламәт кешенең кайгырып утырырга вакыты калмый – аны төрле файдалы эшләр көтә.

         Фото: amigosbarcelona.com

Ковид белән авырганнан соң... җырларга кирәк!
Ковид белән авырганнан соң... җырларга кирәк!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: