Барлык яңалыклар
Киңәш базары
11 февраль 2022, 16:15

Коронавирус кичерсәң, кара миләш ашау тыела!

Моның сәбәбе җимешнең бер сыйфатына бәйле.

Коронавирус кичерсәң, кара миләш ашау тыела!
Коронавирус кичерсәң, кара миләш ашау тыела!

Кара миләшнең бер үк вакытта файдалы да, зыянлы да яклары бар икән. Аңарда Р витамины кара карлыганга караганда — 2 тапкыр, әфлисун һәм алма белән чагыштырганда 20 тапкыр күбрәк икән. Йодка байлылык ягыннан исә ул  каен җиләге, крыжовник белән кура җиләген дә уздыра. Бу матдә кара миләштә 4 тапкыр күбрәк.  Шул рәвешле ул калкансыман биз авыруын да кисәтә. Кара миләш геморройдан интеккән кешеләргә дә файдалы.

Табиблар билгеләвенчә, пешкән кара миләш кан агуны туктата, эчне йомшарту, сидек куу үзлегенә ия. Кипкән җимешне дизентерия вакытында ашасаң да файдалы булачак. “Кара миләшне күпме генә мактасалар да, аның белән артык мавыгырга ярамый. Кан басымы түбән булган, гастрит, язва кебек ашказаны-эчәк авыртуларыннан интеккән кешеләргә бу җимешне ашау тыела. Кара миләш канны да куерта. Бу исә – соңгы арада телдән төшмәгән коронавирус вакытында күзәтелә торган иң төп билгеләрнең берсе. Шуңа күрә кара миләшне коронавирус белән авырган, хәтта бу чирдән авырып терелгән кешегә дә ашарга ярамый”, — ди табиблар.

Фото: semena-sazhency.ru

Коронавирус кичерсәң, кара миләш ашау тыела!
Коронавирус кичерсәң, кара миләш ашау тыела!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: