Барлык яңалыклар
Киңәш базары
30 гыйнвар 2022, 23:48

Көлүнең файдасы зур

Һәрвакыт яшь һәм матур булып калу өчен ешрак елмаерга, чын күңелдән көләргә һәм, гомумән, тормышны яратырга кирәк.

Көлүнең файдасы зур
Көлүнең файдасы зур

1. Яңа туган бала көлә белми, өч айдан соң гына өйрәнә.

2. Гел елмаеп-көлеп йөрүче кешеләр (оптимистлар) йөрәк авыруларыннан сирәгрәк интегә.

3. 10-15 минут туктаусыз көлү ябыгырга ярдәм итә.

4. Кечкенә бала көн саен якынча 300 мәртәбә көлә, ә менә олылар нибары 15 тапкыр гына яки аннан да кимрәк елмаерга һәм көләргә мөмкин.

5. Кеше бер дә туктамыйча бер сәгатьтән артык көлә алмый.

6. Көненә 17 минут көлү гомерне бер елга озынайта.

 


Сәламәтлекне саклыйм дисәң, шаян сәхнә әсәрләре, кинокомедияләрне күбрәк карарга, юмор китапларын күбрәк укырга, бөтен кешегә дә ошарга тырышмаска, тәнкыйтьне дөрес кабул итә белергә, үз фикерегезне курыкмыйча әйтә беләргә өйрәнергә кирәк. Организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыручы ризыклар – җиләк-кҗимеш, яшелчә, ипи, үсемлек майлары, балык, сөт ризыклары ашарга, минераль су һәм файдалы үләннәр эчәргә, тоз, кофе, спиртлы эчемлекләр куллануны киметергә, тәмәке тартуны ташларга һәм... күбрәк көләргә кирәк!

 


Фото: m.fishki.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: