Барлык яңалыклар
Киңәш базары
24 гыйнвар 2022, 21:40

Көчле ютәлдән компресс-көлчә

Әлеге рецепт белән файдалансагыз, ютәлегез төн эчендә юкка чыгар.

Көчле ютәлдән компресс-көлчә
Көчле ютәлдән компресс-көлчә

Кирәк булачак:

1 аш кашыгы бал;

1 аш кашыгы горчица порошогы;

1 аш кашыгы аш серкәсе (уксус);

1 аш кашыгы көнбагыш мае;

көлчә ясарлык он.

Эш тәртибе:

Барлык ингредиентларны он белән бергә бутап, көлчә ясыйбыз. Ике көлчә ясасагыз, бигрәк тә яхшы, чөнки аларны күкрәккә дә, аркага да куярга мөмкин булачак. Соңыннан әлеге көлчәләрнең берсен – күкрәккә, икенчесен аркага урнаштырып, киҗемамык тукыма яки шәл белән урап куябыз. Һәм йокларга ятабыз. Иртәнгә ютәлегез сыпырып алгандай юкка чыгачак.

Сәламәт булыгыз!

Фото: povarejki.ru

Көчле ютәлдән компресс-көлчә
Көчле ютәлдән компресс-көлчә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: