Барлык яңалыклар
Киңәш базары
20 декабрь 2021, 13:21

Әгәр йокысызлык җәфаласа...

Көндәлек мәшәкатьләр, стресс, борчылулар, ябыклык күпчелектә йокысызлыкка китерә. Иртәнге якта гына тәмләп йокыга талу һәм, озак та үтми, будильник шалтыравына уяну һич рәхәт түгел. Моңа дучар булмас өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыйк әле.

Әгәр йокысызлык җәфаласа...
Әгәр йокысызлык җәфаласа...

Көн дәвамында бераз гына булса да үз-үзеңне ял иттерү мөһим. 2-3 сәгать саен 15-20 минут тыныч кына утырып яраткан музыкагызны тыңлагыз, я булмаса күңелегезгә яткан эш белән шөгыльләнегез, иркенләп чәй эчегез.

Тынычланыр өчен ромашка яисә бал белән чәй эчү яхшы. Бер микъдарда ромашка, бөтнек һәм песи үләне кушарга мөмкин. Аларның барсын бергә болгатып, 1 чәй кашыгы гына итеп салып, бер чынаяк кайнар суда пешекләргә кирәк. Көненә 2-3 тапкыр эчәргә.

Ятар алдыннан йокы бүлмәсе тыныч, җилләтелгән булырга тиеш. Бүлмә тынчу, тавышлы булмасын.

Мөмкинлек булса, ярты сәгать кенә саф һавада йөрү дә яхшы нәтиҗә бирә.

Туклануга игътибар итегез. Йоклар алдыннан ашказаныгызны тутырып куймагыз. Кичке аш йокыга ике сәгать кала тәмамланырга тиеш. Авыр, майлы азык, ит урынына күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәген онытмагыз. Кофе һәм куе кара чәйне көннең икенче яртысында эчмәгез. Шоколад та йокысызлыкка китерә.

Озак вакыт тырышып та, йоклап китә алмасагыз, уң якка ятып, 8гә кадәр санагыз, аннары аркага ятып – 16га һәм яңадан сул якка борылып 32гә кадәр санагыз. Көндез ялкаулык һәм йокы басса, салкын су белән битне чайкарга һәм 1 стакан су эчеп куярга киңәш ителә. Моңа өстәп, урында сикерсәгез, көндезге йокыгыз ачылыр.

Тормышка булган карашыгызны яңадан күз уңыннан кичерегез әле. Йокысызлыктан интегү сезне нәрсәдер борчуы турында сөйли. Күп кенә нәрсәләргә карашыгызны үзгәртегез. Барысын да күңелегез аша үткәрмәгез. Һәр нәрсәнең яхшы ягын эзли белегез. Менә күрерсез: тирә-ягыгыз күзгә күренеп үзгәрер, шатлыклы мизгелләр артыр, төннәрегез матур төшләр күреп, татлы йокыда үтәр.

Фото: evolucionika.ru

Әгәр йокысызлык җәфаласа...
Әгәр йокысызлык җәфаласа...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: