Барлык яңалыклар
Киңәш базары
24 ноябрь 2021, 12:10

Көл рактан дәвалый

Халык көлнең менә дигән ашлама икәнлеген күптән белә. Әмма аның хәтта рактан да дәвалавы турында барысы да белеп бетермидер әле. Рецепты – түбәндә!

Көл рактан дәвалый
Көл рактан дәвалый

Яман шеш (рак) чиренә дучар булган авыруларны дәвалаганда халык медицинасы каен көленә мөрәҗәгать итә.

Бер кочак каен утынын мичтә яндырганнан соң, иң өстәге көмешсыман көлен агач кашык белән аласың да биш өлешкә өлеш бәрабәренә чишмә суына саласың һәм талгын утка куясың. Савыт я балчыктан эшләнгән, я эмаль булырга тиеш. Ун минут кайнатканнан соң, сөзеп, шешәләргә тутыралар, әйбәтләп ябып, салкын урынга куялар.

Ашказанында яман шеш булганда шушы каен селтесен 50 мл (якынча сигез чәй калагы) сөткә яки җимеш сутына салып, көненә өч тапкыр ашар алдыннан эчәсең. Тәме чыдарлык түгел инде түгеллеккә, әмма яман шешнең үсүен мотлак туктатачак. Бу очракта ит ашамыйча, яшелчә-җимеш белән тукланырга кирәк. Әфлисунны күпләп ашарга, сөт ризыкларына өстенлек бирергә кирәк булыр.

Фото "Тулпар" журналы архивыннан алынды.

Көл рактан дәвалый
Көл рактан дәвалый
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: