Барлык яңалыклар
Киңәш базары
12 ноябрь 2021, 11:32

Югары кан басымын кызыл чөгендер төшерә

Ул шулай ук буыннар сызлавыннан да коткара.

Югары кан басымын кызыл чөгендер төшерә
Югары кан басымын кызыл чөгендер төшерә

Кан басымыннан һәм буыннар сызлавыннан котылу өчен, 2 уртача зурлыктагы чи кызыл чөгендерне чистартып, 3 литрлы банкага шакмаклап турап салырга кирәк. Өстенә бүлмә температурасына кадәр суытылган кайнаган су саласың. 1 чәй калагы балны ярты стакан суда эретеп, янә банкага өстисең. Аннары банканың өстен аз гына ачык калдырып, капрон капкач белән каплыйсың. Соңыннан 5 көн салкынча урында тотасың. Өстендәге күбеген җыеп алгач, марля аша сөзеп, төнәтмәне ашар алдыннан, я ашаганнан соң, көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Шушы рецептны даими куллансагыз, кан басымыгыз да төшәр, буыннарыгыз да сызламас.

Фото: pro-orehi.ru

Югары кан басымын кызыл чөгендер төшерә
Югары кан басымын кызыл чөгендер төшерә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: