Барлык яңалыклар
Киңәш базары
11 ноябрь 2021, 09:56

Ютәлдән 12 сәгать эчендә котылабыз!

Бу бәладән суган, шикәр һәм бал коткарыр. Рецепт – түбәндә.

Ютәлдән 12 сәгать эчендә котылабыз!
Ютәлдән 12 сәгать эчендә котылабыз!

Кыш җитеп килә. Салкын көннәрны яңгырлар алмаштыра. Аякка иртән кышкы итекләрне киеп китәсең дә лычма су булып кайтасың. Мондый көннәрдә төрле инфекцияләр сагалап кына тора, аеруча ютәл җанга тия. Аны бер эләктерсәң, котылам димә инде! Шулай да ютәлне ярты көн эчендә җиңеп була икән. Рецепты да гади. Түбәндә без сезне шуның белән таныштырырбыз.

Ютәлдән дәвалану өчен 500 грамм суганны чистартып, вак итеп турарга кирәк.  Шуңа 400 грамм шикәр кушып болгатабыз.  Аннары катнашманы 1 литр суга салып 3 сәгать буена талгын утта кайнатабыз. Соңыннан плитәдән алып, бүлмә температурасына кадәр суытабыз. Шуннан соң кайнатмага 50 грамм бал салып эретәбез.

Әлеге кайнатманы аш алдыннан эчәргә кирәк. Балаларга – 4-6 бал калагы, өлкәннәргә 4-6 аш кашыгы бирелә.

Ышанмассыз, шушы рецептны кулланганда ютәлдән 12 сәгать эчендә котылырга мөмкин!

Фото:  herpesvir.ru

Ютәлдән 12 сәгать эчендә котылабыз!
Ютәлдән 12 сәгать эчендә котылабыз!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: