Барлык яңалыклар
Киңәш базары
9 ноябрь 2021, 14:10

Чикләвек ярысы диабетны дәвалый

Әстерхан чикләвеген чистартканда, аның бүлемтәләре арасындагы ярыларны чүп савытына ташлыйсызмы? Дөрес эшләмисез. Аның төнәтмәсе шикәр авыруыннан менә дигән дәва!

Чикләвек ярысы диабетны дәвалый
Чикләвек ярысы диабетны дәвалый

Диабет белән көрәшү өчен, 2 аш кашыгы яры өстенә аны тулысынча капларлык итеп, сыйфатлы аракы салырга кирәк. Аннары бер атна көтәсең. Көн саен 5-6 тамчы төнәтмәне ике кашык су эчендә эретеп эчәсең. Дәвалау курсы өч атнадан өч айга кадәр сузыла ала, ә аның нәтиҗәлелеген канда шикәр күләмен анализлагач белергә мөмкин.

Радикулит белән чирләгәндә һәм буыннар авыртканда, әстерхан чикләвеге ярысының аракыдагы төнәтмәсе белән тәнне ышку файдалы.

Әлеге төнәтмәне шулай ук ашказаны эшчәнлеге бозылганда, хәтер начарайганда, баш авыртканда, хатын-кыз авырулары һәм мастопатия вакытында, нервлар какшаганда, йокысызлыктан интеккәндә кулланырга мөмкин.

Фото: prekrasnaya.com

Чикләвек ярысы диабетны дәвалый
Чикләвек ярысы диабетны дәвалый
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: