Бу вакыйга берничә ел элек булган иде. Шәһәрдә эшләүче бер ир авылына кайтырга чыга. Берничә сәгать автобус белән кайтканнан соң 20 чакрым җәяү атларга кирәк. Автобустан төшкәч, әлеге ир дустына шалтырата. Тегесе аңа хәерле юл теләп: “Аллаһ ярдәм итсен, Хызыр Ильяс юлдаш булсын”, – дип тели. Бу көлеп, хорафатларга ышанмавын, үзенә генә ышануын әйтә. Икенче көнне дусты, бу кайтып җитеп ял иткәндер инде дип, моңа шалтыратырга була. Тик җавап бирүче булмый. Берничә көннән аны табалар. Ул авылына кайтып җитәрәк, яңгырлы юлда таеп егылып, башы ташка бәрелеп үлгән булып чыга.
Үзенә генә ышанган кешенең гомере шулай өзелә.
Фото: Freepik.com