Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
6 март 2025, 17:19

Үлгән ирем яныма килә

Шулай бервакыт төнлә уянып китсәм, янәшәдәге креслода ирем утыра. Ялгыш кына күренәдер дип күзләремне йомдым. Кабат ачтым, ул чыннан да каршымда утыра.

Үлгән ирем яныма килә
Үлгән ирем яныма килә

Иремнең үлемен бик авыр кабул иттем. Көчле стресс кичердем, һәрвакыт аны уйлап йөрдем. Еладым. Бик еш зиратка барып кабере өстендә яшь коя торган булып киттем.

Миңа матур төшләр керә башлады. Төшемдә мин гел ирем белән бергә. Төннәрен тыныч йоклый башладым. Шулай бервакыт төнлә уянып китсәм, янәшәдәге креслода ирем утыра. Ялгыш кына күренәдер дип күзләремне йомдым. Кабат ачтым, ул чыннан да каршымда утыра. Тормакчы булам, кузгалып булмый. Телем дә бер сүз әйтә алмый, ул да дәшми, минем күзләремә карап тик утыра. Таң алдыннан йоклап киткәнмен. Торуыма ул юк иде инде. Ул көнне мәчеткә барып дога укытып, хәер биреп кайттым. Төнлә кабат ирем шул ук урында пәйда булды. Бу хәл көн саен кабатлана башлады. Миңа бераздан икенче шәһәргә күчеп китәргә туры килде. Күчмәсәм бу хәл нәрсә белән тәмамланыр иде, белмим.

 

Фото: Фрепик.ру

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас