Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
4 март 2025, 15:15

Көзгедән сакланыгыз!

Баксаң, Мәскәүдәге бер ялгыз әбидән борынгы көзге сатып алганнар икән. Аны йокы бүлмәләренә элеп куйганнар. Бу хәлләр шуннан соң башланган.

Көзгедән сакланыгыз!
Көзгедән сакланыгыз!

Минем таныш гаилә дусларым антиквариат җыю белән шөгыльләнгән иде. Фатирлары шыплап уеп ясалган җиһазлар, картиналар, бизәнгечләр, савыт-сабалар белән тулган. Берничә ай күрешми торган идек. Очрашасы килүләрен хәбәр итеп телефоннан шалтыраттылар. Бер караштан ук алар белән нәрсәдер булганын аңладым. Борчылулары йөзгә чыккан, күзләрендә курку шәйләнә. Төннәрен саташулары, гел генә бер төрле төшләр күрүләре хакында сөйләделәр. Төштә икесе дә янып үлүләрен күрәләр икән. Мин бу хәлләр кайчан башлануы белән кызыксындым. Баксаң, Мәскәүдәге бер ялгыз әбидән борынгы көзге сатып алганнар икән. Аны йокы бүлмәләренә элеп куйганнар. Бу хәлләр шуннан соң башланган. Мин көзгене башка бүлмәгә элеп карарга киңәш иттем. Шулай иткәннән соң аларның төнге саташулары бетте.

Икенче юлы алар белән очрашкач Мәскәүдә көзге алган әби белән очрашуларын сөйләделәр. Баксаң, карчыкның энесе ялгыш кына өстенә янып  торган лампа аударып янып киткән. Аны коткара алмаганнар. Көзге нәкъ шул бүлмәдә эленеп торган булган.

Баксаң, көзге вакыйгаларны хәтерендә тота ала икән.

Шуңа да өч яшькә кадәр баланы көзгедән каратмаска, үлгән кеше булган йортта көзгене каплап куярга кушалар.

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас