Бу хәл булганга ярты гасыр вакыт узды. Минем бала чагым, алты яшьтә идем. Апама тугыз, сеңлемә бер яшь. Кыш айлары, әти белән әни туганнарга кичен сугым ашына киттеләр. Киткәндә ишекне ныклап бикләп утырырга куштылар. Төнлә бервакыт кемдер ишекне кага башлады, без куркышып калдык. Әти-әни булса, тавыш бирерләр иде. Озак кына кагып торганнан соң тавыш югалды. Без тиз генә киенеп, әти-әни ашта булган туганнарыбызга барырга булдык. Кечкенә сеңелкәшне чанага төреп салдык. Барасы җир шактый ерак, икенче урамда. Күпер аша чыгып үр менгәннән соң башлана ул урам. Карыйбыз, күпер астыннан ерак түгел урында берничә ир кулга-кул тотынып учак тирәли биеп йөри. Без аларга карамаска тырышып, белгән догаларыбызны укый-укый әти-әни янына ашыктык. Исән-сау барып җиттек.
Икенче көнне күпер астындагы шул урынны карарга бардык. Яңа кар яумаган иде, эзләр булырга тиеш. Без анда учак урыны да, кеше эзләре дә тапмадык. Шул хәлдән соң төнлә чыгып йөрмәдек, белгәннәрне укып өйдә генә утырдык.
Фото: Фрепик.ру