Хикмәти дөнья
24 Февраля 2025, 02:35

Уеннан уймак чыга

Наҗияның чынлап та, Дүртөйле сәхнәсендә бу соңгы чыгышы булып чыга. Озакламый ул юл фаҗигасендә һәлак була.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уеннан уймак чыгаУеннан уймак чыга
Уеннан уймак чыга

Җырчы Наҗия (үзе администратор) Дүртөйледә концерт куйганнан соң нигәдер үртәлеп директор бүлмәсенә килеп керә.

– Башкача шушы сәхнәгә аяк бассаммы! – ди ул, канәгатьсезлек белдереп. – Соңгысы булсын...

– Алай димәгез, Наҗия, Аллаһның “амин” дигән чагына туры килмәсен.

Директор башкача берни әйтә алмый, җырчы-администратор борылып чыгып китә.

Наҗияның чынлап та, Дүртөйле сәхнәсендә бу соңгы чыгышы булып чыга. Озакламый ул юл фаҗигасендә һәлак була.

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН,

Дүртөйле шәһәре.

Уеннан уймак чыга
Уеннан уймак чыга
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас