Әткәем белән Фазыл абзый көтүдән ат югалгач ике көн эзләгәннәр. Өченче көнне Югары Әлкәш авылында яшәгән күрәзәче әби янына киткәннәр. Ярты юлда Фазыл абзый:
– Ышанмыйм мин аңа, әйдә, елга буйларыннан эзләп килик, – дип әткәйне үзе белән ияртеп алып киткән.
Көне буе йөреп, әлсерәп, бушка йөреп кайтканнар. Алдагы көнне таң белән күрәзәче әби янына барырга мәҗбүр булганнар.
– Сез кичә килергә тиеш идегез, озак көттем, – дигән әби, ачулангандай. – Атыгызны эзләп интекмәгез, үзе кайтыр.
Икенче көнне таң белән эшкә килгәч шаккатканнар болар: югалган ат, берни булмагандай абзар янында тыныч кына утлап йөри, ди.
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН,
Дүртөйле шәһәре.