Күптән булды бу хәл. Без, бала-чагалар, яшел борчак ашап, азрак кесәләргә җыеп алдык та су керергә елга буена йөгердек. Рәис таза гәүдәле иде, туймагандыр, басуда борчак ашап калды. Күп тә үтмәде, тирләп-пешеп безне куып та җитте.
– Сез күздән югалу белән бер әби пәйда булды, – диде ул, көчкә тын алып. – Әйдә, авылыгызга ут төртәбез ди.
Без бер-беребезгә карап алдык та кире киттек. Күмәк булганга курыкмаганбыздыр, мөгаен.
Без килгәндә басу чите – ур буенда бер кемдә юк иде. Аптырап, Рәискә карыйбыз. Ә ул бахыр, сүзләренең дөреслеген расларга тырышып, карашлары белән тирә-якны байкады, азактан эчкәрәк үтте.
– Менә эзе! – диде ул, алтын тапкандай шатланып. – Бер аягы алга, икенчесе артка карап тора... Аннан соң, имиләре шундый озыннар, ул аларны аркылы-торкылы кулбашлары аша аркасына ташлаган иде. Чәче тезенә чаклы төшкән...
Без акрынлап кына Рәискә якынлаштык. Чынлап та, ул күрсәткән урында, икесе ике якка карап торган галәмат зур аяк эзләре чатнап ята иде.
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН,
Дүртөйле шәһәре.