Дүртөйле шәһәренең Госстрах бинасы янында карт, ялгыз каен үсә иде... Көннәрдән бер көнне шофер Фәһим аны кисеп, турап ташлады.
– Хуҗа кушты! – диде ул, янында күзәтеп торган кешеләргә.
– Ә агач иясеннән рөхсәт сорадыңмы? – Якында гына таякка таянган бер әби басып тора иде. – Ай-һай, балам, ялгыз агачларның каргышы бик көчле була...
Күпмедер ай үтте. Фәһим (ул чакта аракы да эчми иде) Октябрьскийдан кайтканда туп-туры, тип-тигез юлда авариягә очрап һәлак булды. Хәтергә “келт” итеп теге әбинең сүзләре искә төште. “Ай-һай, балам, ялгыз агачларның каргышы бик көчле була” – дигән иде бит ул. Каргыш?.. Белмим, аңламыйм, бу ике вакыйганы ничек үзара бәйләргә?
Фәһимнең яткан җире йомшак, урыны оҗмахта булсын! Амин!
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН,
Дүртөйле шәһәре.