БДУда укыган елларда мин 3 санлы тулай торакта яшәдем. Нинди генә хәлләрне күрергә насыйп булмады анда. Тулай торак урынында зират урнашкан булган, диләр. Бәлки, дөрестер. Чөнки күп кенә студентлар төнлә бер сәбәпсез уянып китәләр, тиктомалдан бүлмәләрдә чынаяк-табаклар шалтырый башлый.
Ә беркөнне уянып китсәм, кулымдагы йөзегем кирегә әйләндереп киелгән! Бер атна үткәч, бу хәл тагын кабатланды. Сәер, әмма күпмедер вакыт үткәч, уянып китсәм, йөзегем тагын кирегә әйләндерелеп киелгән иде. Бәлки бүлмә иясе шаяртадыр дип уйлап куйдым. Ә күңелдә барыбер шом калды. Нәрсәдән шулай икән?! Ни өчен минем белән кемдер “шаяра”?
Мәрхүм җаннарның төшкә керүе күңелдә шомлы уйлар калдыра. Үзләренә ияртергә тырышып чакыруы да начар хәбәр буларак юрала. Гадәттә, безнең Благовар ягында (бу, минемчә, бик күп җирдә шулайдыр) төшендә мәрхүм кешегә ияреп бару гүргә аяк басу булып карала.
Минем нәнәем, Зихния Шахимулла кызы Арсланова, бик күп еллар авырып түшәктә ятты. Мин һәрвакыт кулымнан килгәнчә, аның янында ярдәм итеп тора идем. Бервакыт ул миңа: “Кызым, мәрхүм карт нәнәңне күрдем. Ул мине үз янына чакырды”, – дип сөйләгән иде. Соңыннан кадерле нәнәем телдән язды, бер елдан соң, гүр иясе булды. Урыны җәннәттә булсын!
Фото: https://ru.freepik.com