Тагын бер-ике сәер вакыйга турында сөйләп үтәсем килә. Болары инде минем үзем белән булды. Мин ул вакытта IV сыйныфта укый идем. Бүгенгедәй хәтердә: без, Ләйсән апам белән, диванда йоклап ятабыз. Кинәт кенә мин уянып киттем. Йөрәгем “жу” итте: безгә таба ике кеше килә иде. Берсе ак киемдә, икенчесе карадан киенгән иде аларның. Мин моның сәбәбен аңлап бетерә алмадым. Буыннарым калтырап, аякларымны тоймас хәлгә җиттем. Апамны уятырга телим, тик кая ул!
Ә тегеләр һаман якынлашалар, кычкырырга уйлыйм – тавыш чыкмый. Белмим, ничектер “әни” дип эндәшә алдым. Әти-әнием шундук утны кабыздылар. Барысы да юкка чыкты. Әлбәттә, миңа берсе дә ышанмады. Янәсе, куркыныч кинолар йогынтысы. Ә мин моны ап-ачык күрдем, таң атканчы йокламадым. Соңыннан мине мәрхүмә Рәбига әбигә алып барып өшкерттеләр. Аллаһка шөкер, аларны башка күргәнем юк. Тик әле һаман да кайвакыт төнлә дертләп уянып китәм, каядыр түбәнгә очып төшеп киткән кебекмен. Мәчеткә дә йөрим, догалар да беләм, тик барыбер бу шом мине ташламый.
Фото: https://ru.freepik.com