– 1996 ел... Без мотоциклда кунактан кайтып киләбез. Җәйге төн. Әти рульдә, артында әни, без апам Гөлнара белән, коляскада. Тирә-як дөм-караңгы. Менә Чәрмәсән елгасы буендагы күпергә якынлаштык. Тик аны чыкканда, артыбыздан ниндидер ак шәүлә куа башлады. Үзе җирдән шуышып килә. Әни догалар укый, ә без елыйбыз. Әти һаман газга баса. Урманны чыгып, артка борылып карасак, я Хода, теге әйбер юкка чыккан иде. Соңыннан бу тирәдә бер абый асылынып үлгән, диделәр. Шуның рухы булгандыр, – дип тәмамлады сүзен дустым.
Минем карашка, утсыз төтен булмый. Бәлки өрәк, албасты һ.б. затлар чынлап та бардыр. Төрле риваятьләр, миф-әкиятләр әби-бабайларыбыз тарафыннан юктан гына уйлап чыгарылмагандыр бит!
Фото: https://ru.freepik.com