Бу хәл турында күрше урыс ире сөйләгән иде:
“Эшебездә бер ялгыз хатын бар иде. Үзе генә беренче сыйныфта укучы улын үстерде. Бердәнбер көнне бу хатын үлеп китте. Мин авылда ата-анам янында булып, мәрхүмәне озата алмый калдым. Аның үлеменә бик кайгырдым. Икенче ялда каберенә бардым, кайгыдан бераз эчтем, елап та алдым. Киткәндә: “Нигә якты дөньяны калдырдың инде? Улың нишләр хәзер?” – дип кайтып киттем.
Төнлә кемдер минем битемнән үбүеннән уянып киттем. Күзне ачтым – беркем дә юк. Яңадан йокламакчы булдым, кабат икенче битемнән кемдер үбеп алды. Шуннан тәмам уянып, утны кабыздым. Төнге сәгать өч иде. Мин кабат йокларга яттым. Башка үбүче булмады, мин дә каберенә башкача бармадым. Бу чыннан да булган хәл, гомергә онытасым юк”.
Фото: Фрепик.ру