Бер яшь кенә хатынның ире юл фаҗигасендә вафат була. Хатын төскә-башка бик чибәр була. Авылда аны хатын итеп алырга теләүчеләр булса да, ризалашмый, иренә тугры булып кала. Бердәнбер көнне башка районда яшәүче ике туган җизнәсе килә. Ул авыллар буйлап бәрәңге җыеп йөргән була, кичкә калу сәбәпле һәм авылда эшен төгәлләмәгәнгә күрә кунарга кала. Машинасын ихатага кертеп куя. Төнлә ул балдызына бәйләнә башлый, анысы ризалашмый. Шулвакыт тышта кемдер йөргән кебек була. Утны яктыртып чыгып карасалар да, берәү дә күренми. Кереп китү белән тагын кемдер йөргәне шәйләнә. Шулай итеп, төнне йокламый йөреп чыгалар.
Икенче көн районына кайтышлый бу ир кичен бер елга буена туктый. Балык тотып ала, көчле яңгыр башлана һәм ул елга буе үрле булу сәбәпле, юлга чыга алмый. Яшен яктысында машина тәрәзәсеннән берәүне күреп кала, тегесе машина янына килеп: “Баҗа, чык!” – дип кычкыра. Ул узган төндә куна калган балдызының ирен күреп коты оча. Машинасының ишекләрен эчтән бикләп, белгән догаларын укырга керешә, баҗасы исә төне буе машина ишеген шакып, чыгарга таләп итә. Мәрхүмнең йөзе бик ачулы күренә. Таң аткач мәрхүм юкка чыга, юллар җилләгәч, бу да кайтып китә. Көчкә кайтып урынга егыла, хастаханәдә аңа инфаркт диагнозы куялар. Шул хәлдән соң ул гомергә авыру булып кала.
Фото: Фрепик.ру