Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
21 июнь , 00:46

Блондинка җеннәр

Өлкән яшьтәгеләрдән бичура күзгә сары чәчле кыз, әби, яки матур хатын-кыз булып күренүе турында ишеткәнем бар иде.

Блондинка җеннәр
Блондинка җеннәр

Моны мәрхүм әбием сөйләгән иде.

“Үгез җигеп урманнан кайтып барам. Караңгы төшеп килә. Башкалар алга китте, сүлпән үгез көчкә өстерәлә. Шайтанлы саз дигән урынга җиткәч, үгез шып туктады. Күрәм: алда сары чәчле ике кыз китеп бара. Урыс авылы артта калды, безнең авыл шактый ерак, бездә сары чәчле кызлар да юк. Өлкән яшьтәгеләрдән бичура күзгә сары чәчле кыз, әби, яки матур хатын-кыз булып күренүе турында ишеткәнем бар иде. Белгән догаларымны кычкырып укып үгезне куа башладым, бераздан тегеләр юкка чыкты, үгезгә дә җан керде. Юл буе дога укып кайттым. Шуннан бервакытта  да башкалардан аерылып калмадым”.

 

Фото privedenie-kartinki

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: