Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
16 Май , 22:16

Үлгән кеше үч алган

Үлгән кешенең үч алуына берәү дә ышанмый.

Үлгән кеше үч алган
Үлгән кеше үч алган

Бер ир соңлап кына эштән кайтырга чыга. Шул вакытта көчле яңгыр башлана. Әлеге ир тукталышта яңгырдан ышыкланып тора. Яңгыр туктагач, ул юлын дәвам итә. Шул вакыт алда яшьләр компаниясенең шаулашканын ишетә. Бәладән баш аяк дип, ир тукталып кала. Шул арада ул ышыкланып торган тукталыш артыннан бер егет килеп чыга һәм шаулашкан төркемгә таба ашыгып китеп бара. Бу егет бик ачулы күренә. Бервакыт алда шау-шу куба, сугышкан тавышлар ишетелә. Ачулы егет төркемдәгеләрне алып-алып очыра. Тегеләр аңа каршы тора алмый очып-очып барып төшә. Компаниядәгеләрнең барсы да яраланып, зыян күреп җирдә ятып калалар, ә бу кодрәтле егет кире моның яныннан узып тукталыш артына кереп югала. Күп тә үтми ул урынга полиция машинасы да килеп җитә. Зыян күргән егетләрне дә, шаһит буларак әлеге ирне дә полиция бүлегенә алып китәләр. Анда иргә төрле фотолар күрсәтеп тукмаучының кем булуын ачыкламакчы булалар. Әлеге ир фотолар арасыннан бу усал йөзле  сугыш чукмарын танып ала. Ул бу компания тарафыннан бер ай элек тукмалып үтерелгән егет фотосы була. Үлгән кешенең үч алуына берәү дә ышанмый.

 

Фото: bondik-kids.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: