Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
9 март , 12:25

Тумаган балаларның тавышы

Төнлә биредә кычкырып балалар көлгән тавышлар ишетелә, аннары алар елауга, сыкрап иңрәүгә күчә, улауга әверелә.

Тумаган балаларның тавышы
Тумаган балаларның тавышы

Бу ташландык бина Уфаның Черниковка бистәсе артында, Юбилейная урамы, 14а адресы буенча урнашкан. Элек монда бала табу йорты урнаша, ләкин өлкәннәр сөйләвенчә, бу яшерен аборт – бала төшерү урыны да була. Ярымҗимерек бинаның тышкы кыяфәте үк күңелгә курку сала, ул инде берничә тапкыр янган, шуңа күрә корымга баткан. Стеналар тумаган балалар исеменнән язылган “Әни, минем яшисем килә!”, “Әни, кирәкми!”, “Әни, мине үтермә!” кебек язма-графитилар белән чуарланган.

Төнлә биредә кычкырып балалар көлгән тавышлар ишетелә, аннары алар елауга, сыкрап иңрәүгә күчә, улауга әверелә. Чөнки бинаның подвалында иң куркыныч урын – морг урнашкан. Аңа якынаю белән кешеләрнең күңелен аңлатып булмаслык курку хисе биләп ала. Шуңа күрә, нервларыгызны кузгатасыгыз килсә, бу урынны күреп китәргә мөмкин. Шулай ук бу “ужастик”лар төшерү өчен иң шәп урын.

Автор фотосы.

Тумаган балаларның тавышы
Тумаган балаларның тавышы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: