Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
29 февраль , 12:00

Кара магия яхшылыкка алып бармый

“Белгеч” кара магия белән шөгыльләнүче булып чыга. Аның өйрәткәннәре буенча эш иткәннән соң иренең ата-анасы юл фаҗигасендә үлә.

Кара магия яхшылыкка алып бармый
Кара магия яхшылыкка алып бармый

Бу хәлне миңа бер урыс карчыгы сөйләгән иде.

“Кыз ишле гаиләдә үсә. Бер бүлмәдә ата-анасыннан башка тагы җиде бала була. Кызның тынычлап утырырга үз почмагы да булмый. Шуңа бала чактан ук үз почмагын булдыру турында хыяллана. Мәктәпне тәмамлап шәһәрдә укый башлый, анда тулай торакта яши. Ул биредә дә тынычлык таба алмый. Укуын бетереп эшкә кергәч тә яшәвен тулай торакта дәвам итә. Анда да күңеленә тынычлык таба алмый.

Бераздан үзенә ошаган егет белән гаилә коралар, фатир сатып алалар. Инде хыялым тормышка ашты дигәндә ире картайган ата-аналарын сыендыра. Хатын бу хәл турында иптәш хатынга сөйли, анысы бер “белгеч”нең адресын бирә. “Белгеч” кара магия белән шөгыльләнүче булып чыга. Аның өйрәткәннәре буенча эш иткәннән соң иренең ата-анасы юл фаҗигасендә үлә. Инде тынычлык таптым дигәндә, ире башка хатынга чыгып китә. Хатын фатирда япа-ялгыз кала. Ләкин аның каты авыруы барлыгы беленә һәм ул тынычлык таба алмый бакыйлыкка күчә”.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: