Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
28 февраль , 22:23

Үлгән кеше эчәргә сорый

Бердәнбер көнне эчкече күренми башлый, ләкин төн уртасында фатирдан-фатирга ишек кагып тәмәке, аракы, кабымлык сорап йөрүен дәвам итә.

Үлгән кеше эчәргә сорый
Үлгән кеше эчәргә сорый

Бер шәһәрдә эчкече хатын яшәгән. Аның өендә көне-төне әшнәләре мәҗлес корып утырган. Күршеләренең моның белән талашып тамаклары беткән, хәтта участковый да ярдәм итә алмаган. Аның эчүдән шешенеп беткән йөзеннән, авызыннан аждаһа исләре аңкытып йөрүеннән бөтен кеше бизгән.

Бердәнбер көнне эчкече күренми башлый, ләкин төн уртасында фатирдан-фатирга ишек кагып тәмәке, аракы, кабымлык сорап йөрүен дәвам итә. Дөрес, аңа ишек ачучы булмый. Ә менә фатирына кешеләр агылуы туктала. Күршеләре бу хакта шикләнеп участковыйга хәбәр итәләр. Шуннан хатынның ишеген ватып ачалар, анда аның җәсәде генә яткан була. Күршеләре участковыйга узган төнен генә аның ишек кагып соранып йөрүен сөйлиләр. Кем йөргән? Хатынның өрәгеме? Бу хәлне аңлата алучы юк.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: