Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
9 февраль , 21:42

Үз-үзе белән очрашкан...

Үзенең охшашы (двойник) белән очрашу аның тормышын бик нык үзгәртә – шул көннән ул Аллага ышана башлый.

Үз-үзе белән очрашкан...
Үз-үзе белән очрашкан...

Атаклы урыс шагыйре Петр Вяземский (1792—1878) яшьлегеңдә дингә ышанмаган, еш кына аны мыскыллый да торган булган. Ләкин беркөнне аңын гомерен үгәрткән хәл була.

Төнне өенә кайтып килгәңдә ул үз кабинетының тәрәзәсеңдә ут күреп ала да бик нык гаҗәпләнә. Өске катка йөгереп менеп, хезмәтчесеннән: “Кабинетта кем бар? – дип сорый. Хезмәтче кабинетның бикле булуын әйтә, аңа ачкычны тапшыра. Ишекне ачып кергән шагыйрь язу өстәле артында берәүнең язып утыруын күрә. Янына килеп, арттан өстәлдәге язуга күз сала һәм... кычкырып җибәреп, аңын югалта. Ул аңына килгәндә теге кеше инде юкка чыккан, ә янган шәмнәр сүндерелгән була.

Соңрак шагыйрь өстәл артында утыручыда үз-үзен тануын әйтә. Әмма укыган язуның эчтәлеген беркемгә дә сөйләми. Хезмәтчеләргә дә бу хәл турында беркемгә сөйләмәскә куша. Үзенең охшашы (двойник) белән очрашу аның тормышын бик нык үзгәртә – шул көннән ул Аллага ышана башлый.

 

Фото: Проза.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: