Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
30 гыйнвар , 22:46

Җеннәр уянган чак

Әти: “Кичен кояш баткан чакта су буенда, мунча, ташландык урыннарда йөрмәскә тырышыгыз. Туры килсә, кычкырып дога укып, җырлап, яки сүгенеп барлыгыңны сиздерергә кирәк”, – дип киңәш итте.

Җеннәр уянган чак
Җеннәр уянган чак

Бу хәл күптән булды. Авылыбызны урап зур булмаган елга ага. Елганың бер ягында комлык, икенче ягында таллар үсеп утыра. Бик тыныч урын. Элекке заманда мич чыгару өчен кирпеч сугу гадәте бар иде. Шул елга буенда кирпеч сугабыз. Җәйге эссе көннәр булганга, өйгә соңлап кына кайтабыз. Чөнки вакытның кадерле чагы. Бер көн үзем генә торып калдым, караңгы төшә башлады. Җиңелчә яңгыр да сибәләргә кереште. Кирпечләр җебемәсен өчен аларны ябарга гына керешкән идем, таллар арасыннан бер хатын килеп чыкты. Ап-ак озын күлмәк кигән, йөзе кап-кара, күзләре ут булып янып тора. Аяклары ап-ак. Ул елганың сай җиреннән атлап барды да, күздән югалды. Мин аптырап калдым. Кирегә атлап килмәсме дип бераз тын гына тордым. Ул башка күренмәде. Эшемне бетереп кайткач, өйдәгеләргә сөйләдем. Әти: “Кичен кояш баткан чакта су буенда, мунча, ташландык урыннарда йөрмәскә тырышыгыз. Туры килсә, кычкырып дога укып, җырлап, яки сүгенеп барлыгыңны сиздерергә кирәк”, – дип киңәш итте. Мин андый урыннарда гел кычкырып дога укып йөри башладым. Шуннан соң андый хәлләргә дә тарыганым булмады.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: