Борынгы заманнарда, әле Сөярмәт авылы барлыкка килгәнче үк, “Каршы тау”да бик көчле яу үтә. Башта җәяләрдән ук атып, аннан сөңгеләр, кылычлар белән сугышып, ике яктан да бик күп кеше һәлак була. Үлгән кешеләрнең каны таудан елга булып агып төшеп, хәзерге Сөярмәт урнашкан урынны баса.
“Кеше каны сеңгән җирдә беркем дә озак яши алмый, яшьли үлеп китә”, – дигәннәр борынгылар. Шуңа күрә безнең авылда халык бик яшьли вафат була. Сөярмәт зураймый, диярлек.
“Каршы тау”дагы җирне чокып карасаң, әле дә кеше сөякләре килеп чыга.
“Каршы тау”дан яу киткәч, кешеләр аның башына менәләр. Монда элек усак урманы була. Агач ботакларының берсендә алар биләү эленеп торуын күрәләр. Эчендә бер малай ята икән. Кешеләр бу малайны авылга алып кайтып, тәрбияләп үстерәләр. Аңа Табылдык дип исем кушалар.
(1998 елда Башкортстанның Ярмәкәй районы Сөярмәт авылында Хәдичә әбидән (фамилиясе күрсәтелмәгән) БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова язып алган.)
Фото: https://vk.com/suermetova