Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
4 декабрь 2023, 21:14

Кеше сөякләренә кул сузма!

Саркофагны 1941 елның 21 июнендә ачкан булалар.

Кеше сөякләренә кул сузма!
Кеше сөякләренә кул сузма!

Билгеле совет галиме Михаил Герасимов күренекле полководец Аксак Тимернең Сәмәркандтагы Гүр-Әмир мавзолеендагы саркофагын ачуда катнаша. Табутны ачкач, җәсад янында язу табыла. Анда: “Кем минем калдыкларымны мыскыл итәргә уйлый, белсен, аның иленә бик көчле дошман яу ачачак. Бу сугыш ул илнең халкына минем гаскәрләрем китергән зыяннарга караганда да күбрәк җәза һәм корбаннар китерәчәк”, – дигән юлларны укыйлар.

Саркофагны 1941 елның 21 июнендә ачкан булалар.

Тарихта андый хәлләр күп. 1922 елда Тутанхамон фараонның җәсәден ачуда катнашкан тугыз кеше төрле шартларда мәрхүм була. Араларында бик яшьләр дә була. Моны мистика белән бәйләп аңлатучылар да бар.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: