Мәктәптән кайтып килгән укучыдан узып баручы: “Син кайда яшисең?” – дип сорый. Укучы җавап бирә. “Дөрес әйттең. Әниеңнән бурычка 16 сум акча алган идем. Шуңа тапшыр әле”, – дип акча биреп китә. Әнисе андый кешене хәтерләмәвен әйтә һәм акчаны шкаф киштәсенә куя. Күпмедер вакыттан соң ул акчаны кулланалар. Шуннан соң өйдә сәер хәлләр башлана. Башта суыткыч ава. Аннан урындыклар хәрәкәтләнә башлый. Өй хуҗалары икесе дә укытучы, полициягә барудан мәгънә юк, берәр вакыт тукталыр дип түзәргә булалар. Бердәнбер көнне кухнядагы бер кәстрүл аш икенче бүлмәнең обойларына барып каплана. Шкафтан әйберләр коела. Ир белән хатын җылы якка ялга барырга булалар. Әтисе улы белән поездка утырып ялга китә. Хуҗабикәнең бер атналык эше калуы сәбәпле, ул соңрак килергә ышандыра. Поезд белән барганда болар өйдәге хәлләр турында борчыла. Шул вакыт өстән: “Ул чукынды инде”, – дигән язу төшә. Ир улы белән борчуга кала, алдагы тукталышта төшеп кире борылырга булалар. Шул вакыт өстән: “Мин шаярттым”, – дигән язу төшә. Әлеге сәер хәлләрне күргән һәм ирнең зарын тыңлаган пассажирлар боларга бер картка күренергә киңәш бирә. Ул шушы төбәктә яши икән.
Тиешле тукталышта төшеп, юлны автобуста дәвам итәләр һәм картны эзләп табалар. Боларны күрү белән карт: “Хәлегезне беләм”, – дип каршы ала. Ул боларның гаиләсен күршеләре яратмавы һәм бер бозымчының зыян салуын әйтә. “Ялдан кайткач сезне бернәрсә дә борчымаячак”, – ди. Әлеге хәлләр карт әйткәнчә яхшы тәмамлана.
Фото: freepik.com