Кан чире таралган еллар була бу. Күрше авылларда бу авырудан кешеләр бик күп үлә, көненә бишәр өй бикләнгән чаклар да була. Чалмалы авылында да кешеләр бу чирдән бик куркалар. Минем әби болай сөйли иде:
“Без бу үләт үзебезгә кермәсен дип, өй тирәсен пычаклар белән сызып чыга идек. Аннары гына эчкә кереп, йокларга ята идек. Бер көнне бик эссе булды, күрше хатыннар белән күләгәгә, чокыр җиргә чыгып утырдык. Шулвакыт каяндыр таныш түгел бер бабай килеп чыкты. Ап-актан киенгән, таягы да бар иде. Ул безгә:
– Чирдән курыкмагыз. Чалмалы авылы изге җиргә урнашкан, чир бу якларга килмәс,– дип әйтте һәм кинәт юк булды.
Без озак аптырап тордык. Бу бабайны Хызыр Галиәссәламдыр дип уйладык”.
(1998 елда Башкортстанның Шаран районы Чалмалы авылында Һаҗәр Әгъзәмовадан (1930 елгы) Айгөл Кашапова язып алган)
Фото: in.pinterest.com