Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
11 сентябрь 2023, 22:33

Бисмилла җеннән саклый

Бердәнбер көнне бисмилласыз гына йокларга яткан идем, сизәм, төн уртасында кемдер артыма килеп ятты. Кочаклап алды. Куллары суык һәм йонлач.

Бисмилла җеннән саклый
Бисмилла җеннән саклый

Ирем берничә ел элек мәрхүм булды, балаларым үсеп чыгып киттеләр. Һәрберсенең үз дөньясы. Өйдә ялгыз торуга күнегеп беттем, һәр кичне догалар укып, өч тапкыр баштанаяк сыпырынып ятам. Кечкенә чагымда дәү әнием шулай өйрәткән иде. Бердәнбер көнне укымый гына йокларга яткан идем, сизәм, төн уртасында кемдер артыма килеп ятты. Кочаклап алды. Куллары суык һәм йонлач. Куркуымнан белгән догаларымны да оныттым, әллә бу зат шулай оныттырды. Тырышып-тырышып бисмиллаларны искә төшерә торгач тел очына килә башладылар. Укый башладым. Артымдагы бу зат әкрен генә торып юкка чыкты. Шуннан соң догаларны укып сыпырынмый ятканым юк. Бар да тыныч, башка комачаулап килүче булмады.

 

Фото: ihlastan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: