Кечкенә чагымда йоклаганда минем чәчләр чияләнеп бетә иде. Бервакыт уянып китсәм, янымда кара мәче баласы ята. Селкенеп тә, сөйләшеп тә булмый. Аннан ничек йоклап киткәнне хәтерләмим. Безнең тирәдә бер кешенең дә кара песие юк иде. Ул мәче баласы мияулый, нидер сораган кебек. Ләкин мин аны куа да, караватымнан алып та куя алмыйм. “Перес!” – димәкче булам – тел әйләнми.
Ә менә бу хәл әтием кечкенә чагында була. Әбием уянып, төнлә әтине имезеп утыра. Ул чакта утны иртән генә биреп алалар, төнлә я шәм, я керосинлы лампа. Әбиемнең күзе мич каршындагы кара песигә төшә. Үзләре мондый песи тотмагач әби, әлбәттә, аптырап кала. Ә песи әбине күзәтә. Ярар, куып чыгарырмын әле дип уйлап әби аңа игътибарын җуя. Эшләрен бетергәч мич каршында яткан песине таба алмый.
Бу хәл дә күптән булды. Бервакыт төнлә уянып киттем. Йокы аралаш кухняга юнәлдем. Карасам – кухняда әти чәй эчеп утыра. Ут яндырылмаган, тәрәзәдән үткән зәгыйфь яктылык әтинең искиткеч чиста киеменә төшә. Әйтергә кирәк, ак күлмәк, кара чалбарны әти бәйрәмнәргә дә сирәк кия, өйдә әйткән дә юк. Ә ул көнне нәкъ шулай киенгән иде. Мин шаккатып озак тордым микән, ни өчендер күз карашым бер мизгелгә читкә төште. Яңадан караганда әти утырган җирдә беркем дә юк иде...
Ул чакта без энем белән бер бүлмәдә йоклый идек. Шулай беркөнне төнлә уянып киттем. Бүлмә уртасында урындык өстендә энем басып тора. Теге чакта әти кебек ул да ак күлмәк, кара чалбардан. Нишләп әле минем энем төнлә киенеп-ясанып урындыкка менеп баскан соң? Үзе курчак кебек, селкенмидә. бер тавыш та чыгармый. Күзем энемнең караватына төште. Ул берни булмагандай йоклап ята иде! Алайса бу, энемә ике тамчы су кебек охшаш малай кем?
Мин бу ике очракны әбигә сөйләдем; Ул: “Йорт иясе булгандыр. Сине якын күргән – шуңа күренгән. Теләмәсәләр күренмиләр бит алар”,– диде.
Алия ГАБДЕЛХАКОВА.
Мөслим районы,
Тойгелде авылы.
Фото: freepik.com