Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
19 июнь 2023, 13:46

Буганакта кешеләрнең чират торып үз-үзен үтерүләренең сәбәбе нидә?

Экстрасенс Александр ШЕПС Белорет районының Буганак авылында булып, анда яшәүчеләрне сихердән коткарды.

Буганакта кешеләрнең чират торып үз-үзен үтерүләренең сәбәбе нидә?
Буганакта кешеләрнең чират торып үз-үзен үтерүләренең сәбәбе нидә?

Соңгы арада Белорет районының Буганак авылында сәер хәлләр башланган булган. Халкы мең кешегә дә тулмаган авылда быел бер-бер артлы өч кеше үз-үзләренә кул салган. Мордарларның туганнары сүзләренә караганда, моның бер сәбәбе дә булмаган, алар үзләреннән соң бернинди хат та, суицидка баруларының сәбәпләрен аңлаткан язу да калдырмаган. Моңа кадәр дә авылда үз-үзен үтерүчеләр саны күп булган.

Аптырагач, авыл халкы ТНТ телеканалында чыгучы “Битва экстрасенсов” тапшыруына шушы сәер хәлләрне тикшерүне сорап хат язган. Экстрасенслар Александр һәм Олег Шепс, сихерче Марьяна Романова шушы вакыйганы тикшерергә килгән. Алар катнашлыгындагы тапшыру узган шимбәдә ТНТ телеканалында күрсәтелде.

Чынлап та, бу вакыйгаларга бозым яисә сихер сәбәпчеме соң? Иң куркыныч шикләр дөрес булып чыкты. Александр ШЕПС авыл хатыннарын сафка тезеп, яннарыннан урап үтү белән, кайсыларының якыннарының үз-үзенә кул салганлыгын бер хатасыз әйтеп бирде. Шунда ук ул үз янында мордарларның берсенең җаны йөрүен дә хәбәр итте. Экстрасенс әйтүенчә, авыл үз-үзен үтерүчеләрнең берсе тарафыннан каргалган, анда яшәүчеләргә “Иуда каргышы” салынган. Шепс зиратта бу кешенең каберен табып, махсус ритуал үткәрү кирәклеген әйтте.

Кичен зиратта кеше ышанмаслык хәлләр башланды. Мордар китүчеләрнең туганнары үзләре белән зиратка йомырка алып барырга тиеш булды. Алдан хәбәр итмәсәләр дә, экстрасенс аларның һәркайсын бер хатасыз үз-үзен үтергән туганнарының каберләренә алып барды. Махсус сихер кайтару йоласын үткәргәннән соң, алар шушы йомыркаларны кулларында ватарга тиеш булды. Һәм ни гаҗәп: йомыркаларның һәммәсе дә бозык булып чыкты! Кешеләр таң калды! Чагыштыру өчен, үзләре белән алып килгән бүтән йомыркаларны зиратның тышында ватып карадылар, аларның барысы да чиста булып чыкты! Каберләр янында ватылган бозык йомыркаларны зираттан алып чыгуны эксатрасенс катгый тыйды, аларны зираттагы дүрт сукмак чатына ташларга боерды. Шул рәвешле, ул халыкны каргыштан коткаруын белдерде.

Икенче экстрасенс Марьяна РОМАНОВА каргышның башын сугыштан соң биредә җирле халык тарафыннан хаксыз рәнҗетелгән һәм үз-үзенә кул салырга мәҗбүр булган немец әсиренә илтеп тоташтырды. Һәм аңардан елап гафу үтенде, авылда яшәүчеләр яныннан китүен сорады.

Экстрасенслар визитыннан соң авылда үз-үзен үтерү очраклары бетәрме-юкмы – вакыт күрсәтер.

Фото: prufy.ru

Буганакта кешеләрнең чират торып үз-үзен үтерүләренең сәбәбе нидә?
Буганакта кешеләрнең чират торып үз-үзен үтерүләренең сәбәбе нидә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: