Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
17 июнь 2023, 13:30

Экстрасенслар – Белоретта!

Районның Буганак авылында өч кеше бер-бер артлы үз-үзенә кул салган. Бу сәер хәлне тикшерү өчен бирегә ТНТ каналының “Экстрасенслар сугышы” тапшыруы “йолдыз”лары килгән.

Экстрасенслар – Белоретта!
Экстрасенслар – Белоретта!

Экстрасенсларны Буганак авылында яшәүчеләр үзләре чакырган. Соңгы арада биредә сәер хәлләр башланган. Халкы мең кешегә дә тулмаган авылда быел бер-бер артлы өч кеше үз-үзләренә кул салган. Мордарларның туганнары сүзләренә караганда, моның бер сәбәбе дә булмаган, алар үзләреннән соң бернинди хат та, суицидка баруларының сәбәпләрен аңлаткан язу да калдырмаган. Экстрасенслар Александр һәм Олег Шепс, сихерче Марьяна Романова шушы вакыйганы тикшерергә килгән. Алар моның бозым яисә сихер нәтиҗәсе түгелме икәнлеген ачыклаячак. Тапшыру бүген кичке җидедә ТНТ телеканалында эфирга чыга.

Чыганак: ufa1.ru

Экстрасенслар – Белоретта!
Экстрасенслар – Белоретта!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: