Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
29 Май 2023, 20:39

Үлгән ирнең өрәге куды

Урам башында бер ташландык йорт утыра. Дустым анда бер ирнең асылынып үлүен сөйләде. Шул вакыт ул йортның капкасы ачылып ябылгандай булды һәм безгә таба аяк тавышлары якынлаша башлады.

Үлгән ирнең өрәге куды
Үлгән ирнең өрәге куды

Студент чакта бер-беребезгә кунакка кайту гадәте бар иде. Бер вакыт Караидел районындагы Сания исемле дус кызыма кунакка кайттым. Кичен клубка чыктык. Чаралар тәмамлангач икәү генә кайтырга чыктык. Юл ерак кына. Су аша чыгып, икенче урамга керәсе бар. Урам башында бер ташландык йорт утыра. Дустым анда бер ирнең асылынып үлүен сөйләде. Шул вакыт ул йортның капкасы ачылып ябылгандай булды һәм безгә таба аяк тавышлары якынлаша башлады. Без бер-беребезгә карашып алдык та, җитәкләшеп йөгерергә тотындык. Арттан безгә орынам-орынам диярлек ул чаба, хәтта тын алуы ишетелгән кебек. Куркудан тәндә каз йоннары кабарды. Көчкә кайтып капканы ачып килеп кердек. Ул ихатага кермәде. Урамда кемдер пошкырган кебек тавыш чыгарып басып торды да, тавыш әкренләп тынды. Икенче көнне бу хәлне Саниянең әти-әнисенә сөйләгән идек, чыннан да авылда андый хәлгә очраучылар булуы турында әйттеләр. Безне үлгән ирнең өрәге куды булса кирәк. Мин шул хәлдә соң мистик хәлләргә ышана башладым.

 

Фото: lampung.suara.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: