Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
10 Май 2023, 22:28

Шайтаннар җиләк җыямы?

Кинәт каршы якка күзем төште. Анда ниндидер ап-ак киемле кешеләр нәрсәдер җыеп йөри иде.

Шайтаннар җиләк җыямы?
Шайтаннар җиләк җыямы?

Күптән булды бу хәл. Мин – 18 яшемне тутырган кыз, урта мәктәпне тәмамлагач, абыйларыма ияреп печәнгә барган идем. Алар печән чапканда мин янәшәдәге аланлыкта кура җиләге җыйдым. Көн кичкә каршы иде. Кура җиләге куаклары тау буенда, аста кечкенә елга, аның теге ягында да ниндидер җиләк куаклары үсеп утыра. Кинәт каршы якка күзем төште. Анда ниндидер ап-ак киемле кешеләр нәрсәдер җыеп йөри иде. Берничә кеше, башларын күреп, танып  булмый, гәүдәләре генә күренә. Ниндидер көч мине шул якка тарта башлады, барасым да килә, шикләндерә дә. Шул вакыт абыйларым исемемне әйтеп кычкырды, мин бу бәйлелектән ычкынып, алар янына киттем. Борылып караганда ул кешеләр шәйләнмәде. Кайткач әбиемә сөйләгән идем, ул: “Шайтаннар шулай күзеңә күренгәндер. Ярый әле, алар янына бармагансың, аларга сүз кушмагансың”, – диде. Шул хәлдән соң үзем генә андый җирләрдә йөрмәскә тырышам.

Адресым редакциядә.

 

Фото: Мунир ВАФИН.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: