Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
3 Май 2023, 09:31

Өй иясе – файдалы зат

Безнең өй иясе минем әнием белән дус.

Өй иясе – файдалы зат
Өй иясе – файдалы зат

Энекәшем бәләкәй чагында, йоклаганда, өстен ача торган иде. Өшеп ятса да, уянмый. Өй иясе өй телефонына бер-ике кыңгырау биреп ала, әнине уятыр өчен, аңа исеме белән эндәшә. Шулай ук әнине көн дә иртән уята.

Әнием өй иясе турында бәләкәй чагында булган хәлне сөйләде. “Кыш көне тәрәзәләрне каплап, ябыштырып куйганнан соң, төнлә уянып китсәм, янымда ак сакаллы, бәләкәй ак бабай утырганын күрдем. Куркуымнан юрган астына кереп чумдым. Озак вакыттан соң юрганымны ачып карасам, теге бабай юк иде инде”, – дип сөйләде әнием.

Гөлшат АГЛЕТДИНОВА,

Борай районы.

Фото: letsgophotos.ru

Өй иясе – файдалы зат
Өй иясе – файдалы зат
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: