

2006 ел Борай районына күп үлемнәр алып килде. Безнең гаиләгә кагылышы булган 5 кеше дә бу дөньядан китеп барды. Шуны искә алдык: шул кешеләрнең дүртесенең үләрләренә ике-өч көн кала, өй яки мунча башларына козгын килеп утыра торган булган. Үлгән кешеләрне җирләгәннән соң, козгыннар да күренмәде, диде күрше-тирәдә яшәүче кешеләр. Шулай ук этләр уласа да, үлемгә юрыйлар.
2010 еллар тирәсендә авылыбызда тагын бер сәер күренеш килеп чыкты. Бу вакытта авылда шәхси кибетләр күп ачылды һәм аларга эшкуарлар үз балаларының исемнәрен куша башладылар. Имеш, шулай эшләгәч, балаларның исемнәре мәңгеләштерелә. Әмма әллә шулай очраклы туры килде, әллә, чынлап та, алай эшләргә ярамаган: нәкъ шундый, исемнәре кибеткә бирелгән берничә бала фаҗигале рәвештә бер-бер артлы дөньядан китеп барды.
Безнең якта ихатага каен утыртырга да кушмыйлар: я үлемгә, я ялгызлыкка, диләр.
Гөлшат АГЛЕТДИНОВА,
Борай районы.
Фото: vsegda-pomnim.com