Хикмәти дөнья
18 Апреля 2023, 04:42

Юл иясен Урал тауларында күрдем мин...

2001 елның җәендә Чиләбе өлкәсендәге Урал тауларында булды бу хәл.

Юл иясен Урал тауларында күрдем мин...Юл иясен Урал тауларында күрдем мин...
Юл иясен Урал тауларында күрдем мин...

Мин үзебезнең авыл мәктәбендәге туризм түгәрәгенә йөри идем. Һәм бу җәйне безне Төньяк Уралга алып бардылар. Без анда барлыгы 15 көн булдык. Сәяхәтебезнең җиденче көне тирәсендә Төньяк Уралның иң биек тавына мендек. Аның биеклеге 1878 метр. Ара-тирә яшь каеннар да күренә.

Берзаман шул каен артында олы яшьтәге, ак озын кием кигән, ак сакаллы ир кеше күренде. “Бездән башка да туристлар күп икән монда”, – дип кенә уйлап куйдым, чөнки аңа кадәр Магнитогорск һәм Оренбург шәһәре туристлары белән танышкан идек.

Ә инде кич көне учак алдында үткән көн турында сөйләшеп утырганда, бу кешенең турист булмавы ачыкланды. Мин шулкадәр арыган идем, хәтта аңа якынрак килә башлагач, аның күздән югалуын да сизмәгәнмендерме, онытканмындырмы.

Безнең командадан тагын берничә кеше һәм тренерыбыз да күргән булып чыкты аны. Аларга да бу ир заты сәер булып тоелган. Безнең уйлавыбызча, Юл иясе булып чыкты ул...

Юл иясен Урал тауларында күрдем мин...
Юл иясен Урал тауларында күрдем мин...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас