Хикмәти дөнья
11 Апреля 2023, 08:13

Мине явыз көч күзәткән... Булган хәл

Бу ир, ике-өч сәгатьләп карап торгач, үзе юкка чыга торган булган.

Мине явыз көч күзәткән... Булган хәлМине явыз көч күзәткән... Булган хәл
Мине явыз көч күзәткән... Булган хәл

Әтием белән әнием өйләнешкән вакытта кечкенә өйдә – времянкада яшиләр. Әнием сөйләве буенча, ул өйдә ниндидер бер явыз көч булган. Көн дә иртән әтием эшкә китә торган булган, ә әнием минем белән өйдә калган. Мин өч-дүрт айлык бала булганмын ул чакта.

Иртән, әтием чыгып китү белән, ишек төбендә бер ир заты барлыкка килгән. Ул кара киемдә, усал йөзле, олы яшьтәге ир заты була. Кыяфәте куркыныч булса да, бернинди яманлык та эшләми.

– Шул ир кеше карап торганда берни дә эшли алмыйм. Тик сине генә юрган астына качырам, тияр, зыян эшләр дип куркам, – дип сөйли иде әнием.

Бу ир, ике-өч сәгатьләп карап торгач, үзе юкка чыга торган булган. Шулай бер айлап вакыт узган. Шуннан соң әтием өйнең почмакларына мылтык белән атып чыккан. Шуннан теге ир-ат – явыз көч тә югалган.

Гөлшат АГЛЕТДИНОВА,

Борай районы.

Мине явыз көч күзәткән... Булган хәл
Мине явыз көч күзәткән... Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас