Хикмәти дөнья
21 Марта 2023, 08:31

“Әүлия кабере” рәистән нәзер әйттергән

Башкортстанның Борай районында бер авыл советы рәисе белән була бу могҗизалы хәл.

“Әүлия кабере” рәистән нәзер әйттергән“Әүлия кабере” рәистән нәзер әйттергән
“Әүлия кабере” рәистән нәзер әйттергән

Борай районының Борай һәм Шүнәк авыллары арасында “Әүлия кабере” урнашкан. “Әүлия” дип атаулары да юктан гына түгел. Чөнки бу зияратта акыл ияләре, әүлия кешеләр генә җирләнгән. Бу җирне серле дип исәпләгәннәр һәм авыл кешеләре якын килергә дә курыкканнар. Шунлыктан ул ташландык зиярат хәленә килгән, җыештырылмаган.

Көннәрдән бер көнне Шүнәк авыл хакимияте рәисе ат белән Борай авылына үз йомышларын йомышларга килгән булган. Вакыт сизелми дә үткән, кич тә җиткән. Бу кеше туры юлдан кайтмакчы булган. Күл буйлап бара торгач, моның аты туктап калган. Алдына караса, каршында – әүлия каберләре. Атка сугып та, кычкырып та караган, әмма ат һаман кузгалмаган. Шуннан рәис кеше: “И, Аллаһкаем, бүген уйгә исән-сау гына кайтып җитсәм, шушы зияратны чистартып, киртәләп алыр идем”, – дип әйтүе булган, ат та кузгалып киткән.

Икенче көнне үк бу ир зияратка яңа койма тота, эчләрен тазарта.

Гөлшат АГЛЕТДИНОВА,

Борай районы.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

“Әүлия кабере” рәистән нәзер әйттергән
“Әүлия кабере” рәистән нәзер әйттергән
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас