Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
1 март 2023, 21:07

Өрәк суга баткан баланы коткарган

Полиция һәм суга батучыларны коткаручылар күз алдында өрәк яшен тизлегендә суга баткан баланы коткарган.

Өрәк суга баткан баланы коткарган
Өрәк суга баткан баланы коткарган

– Мин моны үз күзләрем белән күрдем, әмма үзем дә әле булса ышана алмыйм, – диде журналистларга Даниянең Колдинг шәһәре полиция сержанты Эрик Бонд. – Көтмәгәндә күктә ниндидер шәүлә пәйда булды һәм яшен тизлегендә күлгә чумып, кулларына бала тоткан килеш, су өстенә килеп чыкты. Өрәкнең су өсте тигезлегендә балага ясалма сулыш алдыруын без барыбыз да күрдек.

Бу хәл болай була. Колдинг шәһәреннән ерак түгел бер күлдә әтисе белән катерда йөзгән алты яшьлек Ингер Дроппен суга егылып төшә. Ләкин штурвал артында торган әтисе — Вальд Дроппен йөзә белми икән. Аптырагач, ул кызына коткару түгәрәге ташлый, әмма кызы аны эләктереп өлгерә алмый һәм, күп тә үтми, су астына китеп югала.

Вальд .Дроппен, нишләргә  дә белми өзгәләнеп, радио аша полициягә хәбәр итә.

– 90 секунд үтүгә коткаручы һәм табиб суга батучыларны коткару хезмәтен үтәүче моторлы көймәдә иделәр инде, – ди сержант Бонд. – Һәм шунда ук, ярдан 200 метр тирәсе ераклыкта күренеп торган

Дроппен көймәсенә атылдык. Ләкин кинәт кенә безне ниндидер көч туктатты, ә катер турысында өстә ак болыт кисәге пәйда булды. Болыт акрынлап үтәкүренмәле, әмма яхшы аера алырлык хатын-кыз гәүдәсенә әверелде. Һәм без тын алырга да өлгермәдек, ул, трамплиннан сикергән спортсмен кебек кулларын алга сузды да, “ә” дигәнче суга чумды. Шуннан соң гына без  Дроппен катеры янына якын  килә алдык. Штурвал артында торган әти кеше бу күренештән тетрәнеп, әмма тыныч һәм, тәү карашка, хәтта бәхетле кыяфәттә катып калган иде. Ул безгә үзенең хатыны – бер ел элек кенә автомобиль астына эләгеп һәлак булган Хельги Дроппенның рухын күрүен һәм кызларын ул коткарачагын әйтте. Һәм дөрес тә булып чыкты.

Без ни әйтергә белми торганда, аның сүзләрен дөресләп, хатын-кыз кыяфәтендәге өрәк, аңын югалткан кызны беләкләренә салган килеш, су өстенә килеп чыкты. Дроппен әйткән ана рухы, кызны су өсте тигезлегендә тоткан килеш, “авызга-авыз” ысулы белән аңа ясалма сулыш алдыра башлады. Ингер аңына килде. Ул куллары белән әнисенең муеныннан кочаклап алды, ә тегесе аны күкрәгенә кысты. Шуннан кызын катер палубасы өстенә төшерде дә, үзе юкка чыкты.

Полиция бу хәлгә берничек тә аңлатма таба алмый, ләкин паранормаль күренешләргә ышанучы халык моның бернинди дә фокус түгеллеген аңлый һәм мөмкин булмастай бу гаҗәп вакыйганың чынлап та булганлыгына ныклы ышана.

 

Фото: superlogoped.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: