

Телепортация, очу, дивар аша үтүләр турында күп язмалар булды. Шундый көчкә ия кешеләр була, имеш. Безнең авылдагы бер әби турында да ишеткән идем. Аның белән төрле хәлләр булган, бу хакта хәтта улы да сөйләгәне булды. Улының сүзләренә караганда, ул әнисе белән печәнгә барырга җыенган, үзе юлга чыккан, әнисе кичегәчәген әйтеп торып калган. Барып җитсә, әнисе әллә күпме җир чабып, ял итеп утыра икән. Моның сәбәбен сораган улына елмаеп кына куйган.
Икенче вакытта ул урманда үләннәр җыеп йөргәннән соң чөгендер утаучы хатыннарны алып кайтырга килгән колхоз машинасына менеп утырган. Машина йөртүче чөгендерчеләрдән башкаларны утыртмавын әйткәч, карчык төшеп калырга мәҗбүр була.
Бераздан машина авылга кайтып җитә, карасалар, карчык үзе яшәгән йортның капка төпләренә җитеп килә. Ягъни, машинадан алда кайтып җиткән.
Фото: necromancyneverpays.wordpress.com