Хикмәти дөнья
22 Февраля 2023, 12:55

Күккә ашкан “бау”

Берничә минут та узмады, тышта кычкырышкан тавышлар яңгырады. Йөгереп чыктым. Карыйм, бер көтү кеше җыелышып күккә бармаклары белән төртеп күрсәтә-күрсәтә кычкырышалар, гаҗәпләнеп ах та ух киләләр.

Күккә ашкан “бау”Күккә ашкан “бау”
Күккә ашкан “бау”

Кадерле редакция! Мин “Тулпар”ның “Хикмәти хәлләр” сәхифәсен бик яратып укып барам. Менә үзем дә балачакта күргән кеше ышанмаслык бер вакыйга белән бүлешергә булдым.

Миңа ул чакта 7 яшьләр тирәсе иде. Җәйге бер көнне, кинәт көчле җил исеп, урамнарда тузан күтәрелгәч, өйгә кереп качтым. Берничә минут та узмады, тышта кычкырышкан тавышлар яңгырады. Йөгереп чыктым. Карыйм, бер көтү кеше җыелышып күккә бармаклары белән төртеп күрсәтә-күрсәтә кычкырышалар, гаҗәпләнеп ах та ух киләләр. Күккә карасам, аптырап киттем: аркан бау кебек бер юан нәрсә акрын гына тирбәлеп күтәрелеп бара. Секундлар узган саен ул кечерәеп тәмам күздән дә югалды. Кайберәүләр аның “Чебенле тугай” ягыннан күтәрелүен күргәннәр. Өлкәнрәк яшьтәгеләр моны аждаһаның күккә ашуы дип аңлаттылар. Мин ул хәлне беркемгә дә сөйләгәнем булмады, ышанмаслар, көлерләр дип уйладым. Хәзер инде могҗизалар турында язмалар еш чыгып торгач, батырчылык итеп сезнең белән бүлешергә булдым.

 

Фото: yegor-uluru.livejournal.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас