+16 °С
Болытлы
Элгәре Сәлимә исемле бер хатын бишеккә баласын бәйләп, су артыннан ерак коега киткән. Ни сәбәптәндер, өйдә янгын чыккан. Баласы өчен борчылып, янгынны күргәч, хатын җан-фарманга өенә йөгергән. Йортны инде янгын уратып алган булган. Күршеләре аны сүндереп җәфаланалар икән.
– Бала кая?! – дип кычкырып җибәргән хатын җан ачуы белән.
Күрше хатыннары аңа бик кызыклы итеп җавап кайтарганнар:
– Ана ята, – дигәннәр, ихата читендәге арбага күрсәтеп. – Беркемгә дә таныш булмаган ак киемле бер әби янгыннан баланы алып чыгып, арба өстенә куйды да, өстен ябып әллә кая югалды.
Өй иясе булгандыр инде ул, күрәсең.
Елена СТРУЖКОВА.
Фото: lavkafond.ru