Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
17 гыйнвар 2023, 10:40

Җен егете... армиядән кайта

Һәм каршылаучыларның барысын да буып үтерә.

Җен егете... армиядән кайта
Җен егете... армиядән кайта

Бер кыз егетен армиягә озата. Тиздән аның кайтыр вакыты да җитә. Егетне авылдашлары көтә, ул кичтән кайтып төшә. Бөтен авыл сөенә, өйдәгеләр, яшьләр бәйрәм итә башлый.

Кояш баей, бу сөйгән кызы янына бармый. Моңа аптырап, кыз үзе килә. Тәрәзәдән карый. Ни күрсен, өйдәгеләр барысы да буылган булалар!

Тәвәккәл кыз абзарга кереп китә һәм, әтәчне тотып алып, кычкырта. Һәм ул гына исән кала. Ә теге егетнең аяклары урынына ат тояклары була. Әтәч кычкыргач, җеннәр юкка чыга. Бу егет тә җен булып чыга.

Регина САФИНА,

Ярмәкәй районы.

Фото: https://www.google.com/search?q

Җен егете... армиядән кайта
Җен егете... армиядән кайта
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: