Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
15 гыйнвар 2023, 23:27

Рухлар дөресен сөйли

Багучылык белән язмышны алдан белеп була.

Рухлар дөресен сөйли
Рухлар дөресен сөйли

Кадерле, “Тулпар”!

Миңа күптән түгел йөргән егетем белән аерылырга туры килде. Ә болай буласын апам күптән үк әйткән иде инде. Бу хәл болай булган иде.

Христианнарның Рождество, ягъни Раштуа бәйрәменнән соң “святки” дигән көннәре була. Бу көннәр багу өчен уңайлы санала. Апам тулай торагында бүлмәдәш урыс кызы белән рухлар чакырырга булганнар. Моның өчен алар өстәлгә хәрефләр язылган кәгазь куеп, өстен тәлинкә белән каплап куйганнар. Тәлинкәнең бер ягына ук рәсеме төшергәннәр. Шуннан кул белән аңа орынгач тәлинкәдәге ук хәрефләр буйлап йөри башлый. Шулардан сүзләр, җөмләләр төзелә. Рух килмәсә тәлинкә йөрми, имеш. Башта болар Маяковский рухын чакырган, тик ул килмәгән. Аннан Гогольне чакырырга булганнар. Аның рухы килеп, боларның барлык сорауларына да җавап биргән. Апам минем хакта да сорашкан, язучы рухы безнең мөнәсәбәтләрнең озын гомерле булмавын белдергән. Һәм бу, чыннан да, шулай булып чыкты.

Мин дә, апам да хорафатларга ышанмый идек. Бу хакта нәрсә уйларга да белмибез.

 

Айгөл.

Уфа.

 

Фото: iznat.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: